news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге Президент фонды грантын отты

Язучылар берлеге фронтовик язучылар мирасын халыкка кайтару эшенә алына.

Татарстан Язучылар берлеге Президент фонды грантын отты
Абдул Фархан

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан. Мәдәни инициативалар Президент Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.

Грант Татарстан Республикасы фронтовик язучыларын актив әдәби әйләнешкә кертү максатларында бирелгән. Язучылар берлеге үз алдына фронтовик язучыларның төрле китапханәләрдә сакланган китапларын барларга, электрон форматка күчерергә һәм цифрлаштырылган контентны укучыга таратырга дигән бурыч куйган.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, грант акчасы өлешчә китапларны цифрлаштыру өчен кирәкле җиһазлар алуга тотылачак.

Фонд сайтындагы мәгълүматларга караганда, Татарстан Язучылар берлегенә 1 432 360 мең сум грант биреләчәк. Софинанслау суммасы белән бергә гомуми сумма 2844790 сумны тәшкил итәчәк. Гамәлгә ашыру вакыты 2022 елның декабренә кадәр.

Бу — Татарстан Язучылар берлегенең беренче тапкыр грант алуы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100