news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим повесте буенча фильм Татарстанда һәм Алтайда күрсәтеләчәк

Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы «Татарстан киносы көннәре»ндә һәм Шукшин кинофестивалендә тәкъдим ителә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Казанда «Татарстан киносы көннәре» башкорт режиссеры Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнәчәк. Фильм Башкортстанның халык шагыйре, танылган язучы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

30 августта Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары күрсәтеләчәк һәм аны төшерүдә катнашучылар белән иҗади очрашу узачак. Фестиваль 24-30 августта уза.

«Яңа башкорт киносы» төркеме хәбәр иткәнчә, фильм шулай ук Алтайда, Шукшин кинофестивалендә күрсәтеләчәк. Ул 22 ел дәвамында «Әхлаклылык — Хаклык» шигаре астында уздырыла. Жюри рәисе Россия кинематографистлар берлегенең җаваплы секретаре һәм «Киновек» продюсерлык үзәге генераль директоры Михаил Калинин булачак.

Шулай ук оператор-куючы Алишер Хамидходжаев, режиссер һәм сценарий язучы Евгений Бедарев, Россия кинематографчылары берлегенең Алтай бүлеге рәисе Владимир Кузнецов, Алтай кинематографчыларының яшьләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Шарабарин да фильмнарга бәя бирәчәк.

Фестиваль сентябрьгә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100