news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» хезмәткәре Глеб Михалёвның шигырьләре «Литературная газета»да басылды

Газетаның «Многоязыкая лира России» рубрикасында тиздән поэтик антологиядә дөнья күрәчәк әсәрләр тәкъдим ителгән.

«Татар-информ» хезмәткәре Глеб Михалёвның шигырьләре «Литературная газета»да басылды
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар-информ» хезмәткәре Глеб Михалёвның шигырьләре «Литературная газета»да басылып чыкты.

Газетаның «Многоязыкая лира России» рубрикасында тиздән поэтик антологиядә дөнья күрәчәк әсәрләр тәкъдим ителгән. Алар арасында дүрт шагыйрь — Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Казан консерваториясе профессоры Елена Бурундуковская, шагыйрь һәм тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов һәм Глеб Михалёв шигырьләре бар.

Рубрикада Татарстан прозасы буларак, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хикәясе бирелгән. Рубрикада, шулай ук, язучы һәм публицист Лирон Хәмидуллинның «Откуда Есенин знал Тукая» мәкаләсе бар.

«Шигырьләремне Лилия Газизова сорап алган иде, газетага ул әзерләгән. Рәхмәт аңа! „Литератургая газета“ дәрәҗәсендәге басмада басылу дәрәҗә инде, бер шагыйрь дә баш тартмас иде», — ди Глеб Михалёв.

Глеб Михалёв Кемерово өлкәсенең Югра шәһәрендә туган. Казан Дәүләт Авиация институтында (КАИ) укыган, Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган. Россия һәм чит ил матбугатында, коллектив җыентыкларда басыла. «О жизни комаров. И прочих…» (2016) һәм «51» (2018) дигән шигырь җыентыклары авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100