news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры ишегалдында ачык һавадагы беренче сәхнә төзелде

Ачык сәхнә 5 август көнне Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” комедиясе белән ачыла.

Тинчурин театры ишегалдында ачык һавадагы беренче сәхнә төзелде
Владимир Васильев

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының ишегалдында төзелгән ачык сәхнә вакытлы корылыш булмаска мөмкин. Һава торышы рөхсәт иткәндә театр аны бинадагы сәхнә белән параллель эшләтергә ниятли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте.

Тинчурин театры Татарстан дәүләт театрлары арасында беренче булып ачык сәхнәсен төзеде. Ул театрның ишегалдына урнашкан. Тамашачы урыннары дистанция саклап тезелә. Ул 94 урынга исәпләнгән. Кирәк була калса, тамашачыны күбрәк кертү мөмкинлеге дә бар.

“Ачык сәхнәне без Тинчурин театры бинасындагы сәхнә белән бер зурлыкта итеп ясадык. Анда спектакль уйнау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла, утлары да куелды. Тарихын күчмә театр буларак башлаган театр өчен ачык сәхнә чит күренеш түгел”, - ди Фәнис Мөсәгыйтов.

“Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, буфетны ишегалдына чыгарып эшләтү мөмкинлеге дә бар. Урындыклар арасына өстәлләр куябыз, киләчәктә тамашачы чәй эчә-эчә дә карый алачак”, - ди директор.

Ачык сәхнә 5 август көнне Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” комедиясе белән ачыла. Театр 5 -15 август көннәренә афиша төзегән. Программада - алты комедия һәм Исламия Мәхмүтованың легендар “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы.

Театрга ачык сәхнәне төзергә иганәчеләр булыша, бюджеттан акча соралмаган. Тамашачы үзе белән алып килмәгән очракта саклану битлекләре һәм перчаткалар белән дә тәэмин ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100