news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә унбиш рәссамның иҗаты белән таныштыра.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 29 июлендә 14: 00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм Киров рәссамнарының Чистайда пленэрлар кысаларында башкарылган эшләре тәкъдим ителә. Пленэрларда «Татар шамаиле» (2019 елның феврале), «Мөселманнарның изге урыннары» (2019 елның декабре) һәм «Мөселман натюрморты» (2020 елның март ае) төп темалар булды. 

Картиналар татар халкының рухи мирасын сәнгать телендә чагылдыра. Биредә Татарстанның борынгы мәчет образлары, милли натюрмортлар, шамаилләр сурәтләнгән. Күргәзмә 15 рәссамның 30 эше белән таныштыра. Алар арасында Вакил Шәйхетдинов (Уфа), Әлфия Саргина, Мөдәрис Минһаҗев, Елена Баймяшкина (Казан), Евгений Хайлов (Мәскәү) һәм башкалар бар.

Күргәзмә ачылышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары катнашачак.

Күргәзмә 2020 елның 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100