news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды. Бәйрәмдә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Тәүде шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары Людмила Склярова катнашты.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, иҗади төркемне М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, Гүзәлия Шахматова, Урал дәүләт хоры солистлары Элиза Махиянова һәм Рәмис Идрисов тәкъдим итте.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Аннары ул М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Гүзәлия Шахматовага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100