news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Кашапов һәм Айгөл Хәйруллина «Татарстанның атказанган артисты» булды

Камал театры артистлары театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен бүләкләнгән.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Ирек Кашаповка һәм Айгөл Хәйруллинага «Татарстанның атказанган артисты» мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы боерыкка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.

Камал театры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot