news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбенең Трёхгорный шәһәрендә Сабан туе үткәрергә планлаштыралар

Халык күңел ачулары биредә 19 июньдә башлана.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенең Трёхгорный шәһәре администрациясе һәм учреждениеләре вәкилләре, «Сабантуй 2021» бәйрәменә әзерлек турында фикер алыштылар.

Халык күңел ачулары биредә 19 июньдә башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр халкы һәм кунаклары татар һәм башкорт халыкларының көнкүреше, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша, милли көрәш һәм башка спорт конкурсларында катнаша, милли ризыклардан авыз итә алачак. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылачак. Төп сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100