news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Камал театры сезон ябылу уңаеннан онлайн-чаралар тәкъдим итә

Тарихта беренче мәртәбә баш режиссер һәм директор бергә туры эфирга чыгып, үткән сезонга нәтиҗә ясый.

Иртәгә Камал театры сезон ябылу уңаеннан онлайн-чаралар тәкъдим итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Иртәгә Камал театрының 114нче сезоны ябыла. Үткән сезон нәтиҗәләре хакында туры эфирда Камал театрының баш режиссеры, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илфир Якупов чыгыш ясаячак. Бу турыда театрның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Театр тарихында беренче мәртәбә җитәкчеләр икесе бергә туры эфирга чыгып, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Эфир 18.00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә труппаның виртуаль җыелышы, театр буйлап онлайн-экскурсия, онлайн-лекция оештырыла.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

✅СЕЗОН ЯБЫЛУ АФИШАСЫ Кадерле тамашачылар! Иртәгә Камал театрының вакыйгаларга бай булган 114нче сезоны ябыла. Сезне туры эфирда төрле программалар көтә: труппаның вертуаль җыелышы, театр буйлап онлайн-экскурсия, онлайн-лекция. Тарихта беренче мәртәбә, баш режиссер һәм директор бергә туры эфирга чыгып, үткән сезонга нәтиҗә ясаячак. Көн азагында исә, сайтта kamalteatr.ru "Диләфрүз-Remake" спектакле трансляциясе була. Туры эфирлар театрның социаль челтәрләрендә үтә, безгә язылырга онытмагыз. Күрешкәнгә кадәр! . ✅АФИША ЗАКРЫТИЯ СЕЗОНА Дорогие зрители! Завтра мы закрываем свой 114-й сезон, который был очень богат на события. Для вас мы подготовили обширную программу прямых эфиров: виртуальный сбор труппы, онлайн-экскурсия по театру, онлайн-лекция. Впервые в истории главный режиссер и директор театра вместе выйдут в прямой эфир и подведут итоги сезона. Завершающим аккордом станет трансляция спектакля "Диляфруз-Remake" на нашем сайте kamalteatr.ru Прямые эфиры будут проходить в наших соцсетях, поэтому обязательно на нас подписывайтесь и до встречи! #камалонлайн #камал_114_сезон #камалтеатрыняратам

Публикация от Галиәсгар Камал театры (@kamalteatr)

Көн азагында сайтта kamalteatr.ru «Диләфрүз-Remake» спектакле трансляциясе була. Туры эфирлар театрның социаль челтәрләрендә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100