news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны яклау көнендә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале була

Көн дәвамында илнең барлык төбәкләрендә музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар һәм блогерлар катнашында онлайн- һәм офлайн-чаралар үтәчәк.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 1 июньдә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» бәйгесе берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале узачак.

Көн дәвамында илнең барлык төбәкләрендә музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар, блогерлар, балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре, федераль балалар үзәкләре вәкилләре катнашында онлайн- һәм офлайн-чаралар үтәчәк. Онлайн-марафон «Зур тәнәфес» бәйгесе берләшмәсе эфирында трансляцияләнәчәк.

Бу көнне «Таврида» арт-кластеры командасы Россия артистлары катнашында ятимнәр һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм балалар өчен берничә иҗади юнәлеш буенча 500дән артык офлайн-мастер-класс үткәрергә җыена. 8.30 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Олимпия чемпионнары белән зарядка, кулинар мастер-класслар, төрле темаларга онлайн-дәресләр оештырылачак. Ата-аналарның «Зур тәнәфес» берләшмәсе мәйданчыгында белем бирү өлкәсендәге экспертлардан киңәшләр алу мөмкинлеге бар.

«Зур тәнәфес» фестивале чараларында РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Олимпия чемпионнары Алинә Заһитова, Елена Исинбаева, Екатерина Макарова һ.б. катнашыр дип көтелә.

«Зур тәнәфес» бәйгесенең дистанцион этабы БольшаяПеремена.онлайн сайтында узачак. Конкурска 23 июньгә кадәр кушылырга мөмкин. X сыйныф укучыларына 1 миллион сум күләмендә приз тапшырылачак. Аны укуга түләүгә, ә бюджет бүлегенә кергән очракта ипотекага яки бизнес-стартапка юнәлдерергә мөмкин. VIII-IX сыйныф укучыларын исә 200 мең сум күләмендә приз көтә. Аны өстәмә белем алуга һәм белем алу гаджетлары сатып алуга сарыф итәргә мөмкин.

Конкурсның барлык финалистлары «Артек»ка юллама белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы 20 мәктәп белем бирү мөмкинлекләре булдыру һәм техник җиһазландыру өчен икешәр миллион сум күләмендә финанс ярдәме алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100