news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» биючеләр бәйгесе игълан ителде

Гаризалар 10 майга кадәр кабул ителә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Талантлы, үзенчәлекле коллективларның сәнгать потенциалын эзләү һәм тормышка ашыру максатыннан Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» ΙV Халыкара биючеләр фестиваль-бәйгесе үткәрелә.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә бию коллективлары һәм ансамбльләр дә, шулай ук аерым башкаручылар да катнаша ала.

Бәйгедә 5 яшьтән 7 яшькә, 8дән 10 яшькә, 11дән 13 яшькә, 14тән 17 яшькә, 18дән 36 яшькә кадәр һәм 37 яшькә һәм аннан өлкәнрәкләр катнаша ала. Ялгыз башкаручыларның яше чикләнмәгән. 

Коллективлар, дуэтлар, ялгыз башкаручылар бәйгегә бер бию тәкъдим итә.

Гаризалар 2021 елның 10 маена кадәр кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100