news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар язуы тарихы» инсталляциясе сайты эшли башлады

Инсталляциядә борынгы төрки руннар, уйгыр язуы, гарәп, латин һәм кириллица нигезендәге татар язуларының тарихы бар.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе яктылык-кинетик инсталляция сайтын тәкъдим итә. Ул http://kitaphane.tatar адресы буенча урнашкан.

Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сайтта объект турында тулы мәгълүмат һәм инсталляциядә урын алган һәрбер әлифбаның — борынгы төрки руннар, уйгыр язуы, гарәп, латин һәм кириллица нигезендәге татар язуларының тарихлары урнашкан. Биредәге мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

Яктылык-кинетик инсталляциясе — Милли китапханәнең яңарган бинасына керә торган урынның төп объекты. Ул биш татар әлифбасының 287 хәрефеннән тора. Түшәмгә беркетелгән элементлар туктаусыз хәрәкәтләнә һәм төрле формаларга керә. Объектның авторлары — Роберт Хәсәнов, Илья Файнберг, Людмила Забрускова һәм Юлия Туранова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100