news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халык хоры Казан федераль университеты гимнын татар телендә яңгыратты

Гимнның сүзләрен Ренат Харис, көен Эльмир Низамов иҗат иткән.

Татар халык хоры Казан федераль университеты гимнын татар телендә яңгыратты
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Татар халык хоры оештырган йомгаклау концертында Казан федераль университеты гимны премьерасы булды. Гимн киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр татар телендә яңгырады.

«КФУ җитәкчелеге университетка гимн кирәк дип мөрәҗәгать итте. Гимнның сүзләрен Ренат Харис, көен мин яздым. Җыр әзер булгач, император залында уйнап күрсәттем. Җырны ошаттылар. Гимнны оркестр белән хор башкарачак дигән карарга килдек», — дип сөйләде композитор һәм гимн көенең авторы Эльмир Низамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис сүзләренчә, җырны бәйрәмнәрдә генә түгел, университет оештырган һәр чарада кабатласалар, гимн һәр кешенең күңеленә кереп калачак.

«Җырның киләчәген беркем дә әйтә алмый. Бәйрәмнән-бәйрәмгә генә куйсалар, ул тантаналы чаралар музыкасы гына булып калачак. Без гимнны гомерлеккә калсын дип иҗат иттек», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100