news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов татарларның телләрен югалтуы турында җыр язган

Әлеге җыр музыкантның «Галиябану» дип исемләнгән альбомында урын алган.

Рәдиф Кашапов татарларның телләрен югалтуы турында җыр язган
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Музыкант, автор-башкаручы Рәдиф Кашаповның «Галиябану» дип аталган яңа альбомында татарларның телләре югалтуы турында җырлары дөнья күргән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«2018 елда без Ильяс Гафаров белән Финляндиягә „Туңган як“ фильмының дәвамын төшерергә бардык. Безнең белән Нуршат Әсхәдуллин дә бар иде. Татарча гына сөйләшәбез дип, алдан ук сүз куештык. Биш көн буе фин татарлары белән үзара туган телебездә генә аралаштык. Шулай итеп „Фин татарлары татарча сөйләшә“ дигән исем туды. Текстка мин алар куллана торган сүзләр, басымнар керттем», — диде ул.

Рәдиф Кашапов сүзләренчә, фин татарларында гаилә кору — зур проблемаларның берсе. «Шул турыда да сүз булды. Иң соңгы көнне без Турку имамын соңгы юлга озаттык — бу да текстта чагылыш тапты», — диде ул.

«Аннары, җырлый башлагач, мин уйлана башладым, төрле илләрдә татарлар шул ил телләрендә сөйләшә. Төрекчә, финча, инглизчә. Ә бездә үзара русча сөйләшәләр. Бу - сәер дә, табигый да кебек, шомлы да, коточкыч та. Шундый көчле диаспорада да андый хәлләр бара икән. Ә бит фин татарлары мәктәпкә, тәрбиягә зур игътибар бирә», — дип аңлатып үтте автор-башкаручы.

Рәдиф Кашапов фин татарларының әлеге җырны ишетүләрен дә әйтте. «Әйе, кайберләре ишеткән, әмма алар үз-үзләрен башкача тота, хисләрен күрсәтми», — диде ул.

«M.I.A. исемле Британия артисты бар. Ул — тамил халкы вәкиле. Аның турында фильм карагач, мин альбом яздыра башладым. M.I.A. альбомнарны әти-әнигә багышлап атый иде. Башта бу альбомның исеме „Фәнзәлия“ булды, әмма әнием каршы чыкты. Шуңа мин аның әнисенең исемен сайладым, „Галиябану“ булгач, монда укучы үзе ниндидер өстәмә мәгънәләр өстәр дип өметләнәм», — диде Рәдиф Кашапов яңа альбомы турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100