news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале кысаларында халыкара питчинг үткәреләчәк

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 – 9 сентябрь көннәрендә була.

Казан кинофестивале кысаларында халыкара питчинг үткәреләчәк
Рамил Гали/архив

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале халыкара питчинг үткәреләчәк. Ул онлайн форматта булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Без быел да кинофестиваль кысаларында халыкара питчинг үткәрергә уйлыйбыз. Чөнки үткән питчинг үз нәтиҗәләрен бирде. Аларның берсе — Үзбәкстан белән копродукция булган „Сөмбел“ фильмы. Тагын берсен — „Алмачуар“ ны Илшат Рәхимбай белән бергә Казахстан катнашында әзерлибез», — диде Миләүшә Айтуганова.

Ул быелгы питчингның онлайн режимда булу мөмкинлеген әйтте. .

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк. Оештыручылар кинофестивальнең кайбер программалары өчен онлайн платформа әзерли.

Кинопроектлар питчингы - финанслар табу максатыннан кино проектын тәкъдим итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100