Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга «Студентлар язы» килде
Быел әлеге чара республика буенча өч меңгә якын талантлы студентларны җыячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Казанда 1 майдан "Татарстан Республикасы Студентлар язы - 2017" иҗат фестиваленең сайлап алу көннәре узачак. Быел әлеге чара республика буенча өч меңгә якын талантлы студентларны җыячак, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
5 майда 17:00 сәгатьтә Казан федераль университетының «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы мәйданында Татарстан буенча иң яхшы чыгышларны җыйган гала-концерт булачак. Фетивальнең сайлап алу көннәрендә, шулай ук гала-концерт көнне УНИКС каршында иҗади чыгышлар һәм ял итү мәйданы оештырылачак.
Студентлар язы – интститут һәм факультетлардагы концертлардан, мәгариф оешмаларындагы гала-концертлардан башланып «Россия студентлар язы» федераль дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән фестивальләрнең берсе.
Быел «Россия студентлар язы» 15-20 май көннәрендә Тула һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз