news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Афәрин, Шамил әфәнде!

Хәзер инде үзе дөньялыкта булмаса да, мәшһүр сәнгатькәр Шамил Шәрифуллинның иҗаты яши, рухландыра, әсәрләре милли тамырларыбыз турында уйланырга мәҗбүр и

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Алдан хәбәр ителгәнчә, 26 апрель көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында мәшһүр композитор, педагог, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, РФ Композиторлар берлегенең Д.Шостакович, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Камил улы Шәрифуллинны (1949-2007) искә алу кичәсе булды.
“Ул көннәрне инде даулап булмый...” дип исемләнгән әлеге кичә башлануга ук ТР Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү һәм сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова сүз алып: “Шамил Шәрифуллинны соңгы юлга озатканда Татарстан Премьер-министры урынбасары – республикабызның мәдәният министры Зилә Вәлиева, композиторны искә алу концерты оештырачакбыз, шундый үзенчәлекле хушлашу булачак ул, дигән иде, - диде. – Һәркемгә аңлашыла: Шамил Шәрифуллин – ул уникаль шәхес, безнең милли хәзинәбез, мирасыбыз. Сүз дә юк, без аның белән горурланабыз, әсәрләрен дә зур горурлык белән төрле җирләрдәге сәхнәләрдә башкарачакбыз... Гомеренең соңгы елларын ул, бик авыру булса да, искиткеч нәтиҗәле итеп үткәрә белде. “Йосыф һәм Зөләйха”  балеты, узган елның көзендә премьералары булган “Татар биюләре” һәм “Татар тормышыннан” симфонияләре – болар аңардан никадәр көч таләп иткән! Физик сәламәтсезлеген басып-җиңеп, иҗат рухының көчен ничек саклый алгандыр – искиткеч хәл!” – диде З.Салихова. Аннары ул композиторның татар классик музыкасына керткән өлеше гаҗәеп зур булуын янә искәртте, аның эшчәнлеге хакында җылы итеп сөйләде. Әйе, хәзер үзе дөньялыкта булмаса да, мәшһүр сәнгатькәр Шамил Шәрифуллинның иҗаты яши, рухландыра, әсәрләре милли тамырларыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә.
Фольклорчы буларак та танылган, халкыбыз моңнарына таянып, шул юнәлештә музыка һәм дәреслекләр язган Шамил әфәнденең иҗаты музыка өлкәсенең бөтен җанрларын диярлек колачлый. Әлеге кичәдә шушы милли хәзинәнең кайберләре тәкъдим ителеп, аһәңнәре тамашачыны әсәрләндерде.
Олы хөрмәтен белдереп, Шамил Шәрифуллинны искә алу кичәсенә Мәскәүдән махсус рәвештә килгән Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Галина Вишневскаяның Опера башкару үзәге солисты, “Современник” театры актеры Рөстәм Яваев композиторның хор концерты өчен язылган “Мөнәҗәтләр”еннән аерым кисәкләрен          Бөтенроссия конкурсы лауреаты Дмитрий Ушаков уйнаган орган аһәңнәренә, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова виолончеленә һәм Олег Морозов скрипкасына кушылып башкарды. Марат Яхъяев белән Шамил Шәмгунов җитәкчелегендәге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты оркестры һәм татар  хоры исә “Татар туе җырлары”н тәкъдим итте. 
Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР дәүләт камера хоры “Кайтарма” кырымтатар җырын (Ш.Шәрифуллин эшкәртүендә), “Авыл көйләре” циклыннан “Такмак” әсәрен башкарды. Казакъстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Фуат Мансуров җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры башкарган композиторның күләме ягыннан симфониягә тиң “Татар биюләре” балет-сюитасыннан (ул 12 биюдән тора) “Нугай татарлары биюе”, “Йосыф һәм Зөләйха” балет оратория-музыкасыннан “Сарайда” (язылып беткән булса да, әсәр автор исән чагында башкарылмаган булган) дигән, “Чәчәк турында җыр” балетыннан өлешләр, “Авыл көйләре” циклыннан “Бишек янында” һ.б. әсәрләр дә залга искиткеч тәэсир итте. Оркестрга кушылып, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев “Таң атканда тәрәз ачтым” (Р.Вәлиев сүз.) һәм В.Ганиева “Чакыру” (Г.Рәхим сүз.), шулай ук Эльвира Сәлахова да “Бәлли-бәү” (Дәрдемәнд сүз.) җырларын зур осталык белән башкардылар. Ә менә “Яфрак төшкән инде юлга...” (Зөлфәт сүз.) җырын Ш.Шәрифуллин язып бетергәннән соң, халык җыры ул дип, үз вакытында цензура сәхнәгә үткәрмәгән. Һәм 6 ел узгач, ниһаять, аны зур сәхнәгә чыгару мөмкин булды. Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Мурзиева шушы җырны җырлаганда тамашачы гаҗәп халәт кичереп, кайсыларының күзләреннән ихтыярсыз яше акты. Бу мизгелдә Композиторның да, Шагыйрьнең дә рухлары, мөгаен, шатлык кичергәндер...
Кичә тәмам. Ләкин халык китәргә ашыкмый, киресенчә, аягүрә басып алкышлый, сихерләнгәндәй, сәхнәгә төбәлеп, озаклап кул чаба. Кичәне оештырган ТР Мәдәният министрлыгы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, ТР Композиторлар берлеге һәм “Тамаша” продюсерлык үзәге дә, кичә программасының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Абелханова һәм мәшһүр композитор Шамил Шәрифуллин әсәрләрен зур җаваплылык белән башкаручылар да автор алдындагы миссияне намус белән үтәделәр. Ә мондый музыкаль байлык республикабызның данын теләсә кайсы илдә танытырлык. Афәрин, Шамил әфәнде, афәрин!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100