news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда 100 башкорт халык җырына патент алганнар

2020 елда Башкортстан республикасының матди булмаган мәдәни мирасы турында закон кабул ителде.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы 100 башкорт халык җырыннан торган җыентыкка патент алды.

Алар арасында «оҙон көй», «һалмаҡ көй» һәм «ҡыҫҡа көй» кебек төрле жанрдагы җырлар да бар. Исемлеккә «Урал», «Буранбай», «Зөлхиҗә», «Кахым түрә», «Салават», «Гөлнәзирә» кебек популяр җырлар керде.

«Башинформ»га Халык иҗаты үзәгендә хәбәр итүләренчә, Россия патент мәгълүматлар базасына һәр композиция: җыр тарихы, ноталар һәм текст кертелгән. Шулай ук тыңлар өчен турыдан-туры сылтама бар. Патентланган җырларның тулы исемлеге Халык иҗаты үзәге сайтында урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда курайны Башкортстанның территориаль бренды итеп теркәделәр. 2020 елда Башкортстан республикасының матди булмаган мәдәни мирасы турында закон кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100