news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале башланды

Җиңүче мәктәпнең спектакле 19 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестивальгә старт бирде.

«Фестиваль район мәктәп укучылары арасында үткәрелә. Вәкаләтле жюри фестивальдә катнашучы спектакльләрне карап, бәяләгәннән соң җиңүче мәктәпнең спектакле 19 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк», — дип хәбәр итә театр.

Әлеге фестиваль белән Әтнә театры үзенең легендар режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясе лауреаты Гомәр Мәрдәновның исемен мәңгеләштер.

«Фестиваль татар телен, әдәбиятын саклауда, яшьләребез арасында сәләтле балаларны ачыклауда уңышлы башлангыч булачак», — дип ассызыклый театр.

news_right_1
news_right_2
news_bot