news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре буенча спектакль чыгарды

Режиссер бу драмасында катнаш никахлар һәм милли үзаң темасын күтәрә, сораулар куя һәм җавап эзли.

Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре буенча спектакль чыгарды

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре буенча спектакль чыгарды. Спектакльне хәбәрчебез тамаша кылды.

Режиссер Айдар Җаббаровның бу спектакле аның Исхакый циклының дәвамы. Исхакый әсәре аша татар дөньясы, татар менталитеты турында уйлануларын ул Камал театрында куелган «Тормышмы бу?» спектакле белән башлаган иде.

Режиссер бу драмасында катнаш никахлар һәм милли үзаң темасын күтәрә, сораулар куя һәм җавап эзли.

«Бу тема мине күптән борчый. Әлмәт театры спектакль куюымны сорагач, шушы әсәргә тукталдык», — диде Айдар Җаббаров спектакль тәмамлангач.

«Исхакый әсәрендә герой Анна янына кайта. Ә мин кайтармадым, дөресрәге, спектакльдә финалны ачык калдырырга теләдем. Тамашачы үзенчә уйлый ала», — дип дәвам итте ул.

Спектакль карарга Уфадан махсус килгән Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов спектакльне бик ошатуын әйтте. Ул спектакльдә башкортларның мәрхәмәтле ирония белән, матур күрсәтелүен дә ассызыклады.

Гаяз Исхакый әсәрендә төп герой Шәмси кымыз белән дәваланырга башкортлар янына бара. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100