news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Муса Җәлил һәм Нәҗип Җиһановның уртак иҗаты турында күргәзмә ачылачак

2021 елда атаклы шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел һәм композитор Нәҗип Җиһановның 110 еллыгы билгеләп үтелә.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 2 мартта Казан Кремлендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга һәм күренекле композитор Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган «Җаннар берлеге» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә идеясе — тамашачыны республиканың музыка культурасы тарихы белән бәйле Муса Җәлилнең иҗади эшчәнлеге белән таныштыру. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире буларак, Җәлил бүген аның исемен йөрткән Татар опера һәм балет театрын булдыруда катнашкан. Бу хакта Дәүләт рәсем сәнгате музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициянең мөһим бүлекләренең берсе Муса Җәлил белән татар милли операсының чишмә башында торган композитор Нәҗип Җиһановның иҗади бергәлегенә багышланган.

Алар Бөек Ватан сугышы турында «Илдар» беренче совет операсын һәм Дәүләт премиясенә лаек әкияти-эпик сюжетлы «Алтынчәч» беренче милли әсәрен язган.

Сугыштан соңгы елларда Җиһанов ватанына үзенең җырларын һәм тормышын бүләк иткән каһарманга «Шагыйрь» һәм «Җәлил» операларын багышлаган.

Күргәзмәдә график әсәрләрне архив фотосурәтләре, танылган шәхесләрнең документлары һәм шәхси предметлары тулыландыра.

Экспозициядә шулай ук «Алтынчәч», «Җәлил» операларының, кайбер драма спектакльләренең декорация афишалары һәм эскизлары белән танышырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100