news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты туган тел турында иң яхшы видео ясаучыларны бүләкләде

Татар китабы йорты 14 – 21 февраль көннәрендә флешмоб оештырган иде.

Татар китабы йорты туган тел турында иң яхшы видео ясаучыларны бүләкләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар китабы йорты виртуаль дусларын кунакка чакырды — «Туган тел ул -…» халыкара флешмобына нәтиҗәләр ясады.

Татар китабы йорты 14 — 21 февраль көннәрендә флешмоб оештырган иде. Ул үз язылучыларына туган тел турында видеога сүз, фикер әйтү тәкъдиме белән чыккан. Төрле илләрдә яшәүче татарлар бу флешмобка бик актив кушылган.

«Биредә җыелуыбызның ике зур сәбәбе бар. Беренчедән, инстаграмда уздырган флешмобыбыз зур резонанс алды. Икенчедән — бүген Шәриф Камалның туган көне. Без язучының мемориаль фатиры урнашкан Татар китабы йортына аның туган көнендә җыелдык», — диде Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар.

«Бу арада безнең көнебез сезнең видеоларны караудан торды. Үзегез белән дә танышасыбыз килде. Флешмобыбыз дөнья күләменә таралды — Төркия, Австралия һәм башка илләргә дә барып җитте. Театр актерлары да катнашты, дин әһелләре дә кушылды», — дип санап үтте Татар китабы йортының проектлар кураторы Айгөл Абдрахманова.

Иң яхшы видеоларны сайлау өчен жюри да төзелгән. Аның рәисе итеп танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин сайланган. Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт белән «Казан утлары» журналы хезмәткәре Ландыш Әбүдарова җәлеп ителгән. Татар китабы йорты вәкилләре Роберт Миңнуллинны «танылган блогер» дип билгеләп үтте.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, флешмобта нигездә балалар катнашкан. Җиңүчеләр дә күпчелек алар иде. Шулай ук, Чаллыдан «Ихсан» хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары Рузил Ихсанов, «Бала-сити» мәктәбе мөгаллиме Гөлфия Габдуллаҗанова, яшь балалы Гөлназ белән Артур Максимовлар гаиләсе билгеләп үтелде. Яшь гаилә «Туган тел»не бишек җыры форматында башкарган.

Катнашучыларның берсе — Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова булуы кызыклы — ул Тукай шигырен укыган.

Җиңүчеләрне Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, язучылар Галимҗан Гыйльманов һәм Ландыш Әбүдаровалар котлады. Китап йорты җиңүчеләргә Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар, театрларга, татар концертларына, музейларга билетлар бүләк итте.

«Туган тел ул -…» флешмобына нәтиҗә ясау тантанасына Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы вәкилләре — таҗик егете Әмреддин Камолов, грек егете Илья Анастасов, төрек кызы Диләрә Дамар катнашты.


Галерея: Туган тел ул... флешмобына багышланган матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100