news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда XX «Йолдызлык» фестивале башланды

Ике дистә ел дәвамында фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәргә миллионнан артык бала катнашкан.

Азнакайда XX «Йолдызлык» фестивале башланды

(Азнакай, 28 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Бүген Азнакай шәһәре Мәдәният йортында XX «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры башланды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан яшь башкаручылар 3 көн дәвамында конферанс, хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр номинацияләрендә төрле яшь катеогрияләре буенча сәләтләрен сынаячаклар.

Фестивальдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятны үстерүгә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина сәламләде.

«Мондый зур проектның Азнакайда узуына шатбыз. Балалар, әти-әниләр, педагоглар бу бәйгене ел буе көтеп алалар, аңа әзерләнәләр. Аларга зур рәхмәт. Барыгызга да уңышлар телим», — диде Марсель Шәйдуллин.

Ике дистә ел дәвамында фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәргә миллионнан артык бала катнашкан. Аларның саны елдан-ел арта бара.

Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Чыгышларда да әлеге тематика киң чагылыш тапты.










autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100