"Татар-информ" "Ут күршеләр" спектаклен онлайн күрсәтә

Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 28 февральдә, 19:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Ут күршеләр" спектакле була. 

Спектакльнең режиссеры - Радик Бариев, пьеса авторы - Салават Юзеев. 

"Татар-информ" спектакльне онлайн күрсәтә. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/342/.