news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтова иҗатына багышланган кичә булды

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованың «Күрәсем килгән иде…» спектакле 10 ел куела.

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтова иҗатына багышланган кичә булды
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Тинчурин театры Исламия Мәхмүтованың (1943-2019) «Күрәсем килгән иде…» спектакле куелуга 10 еллыкны билгеләп үтте.

Спектакль алдыннан театр музеенда легендар актрисаны искә алу чарасы узды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Кичәне театр музее мөдире Розалия Чабатова оештырган.

Театр артистлары Зөләйха Хәкимҗанова, Зөфәр Харисов, Резедә Төхвәтуллина, Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов һ.б. Исламия ханым турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдә мәшһүр артистларның кызлары — Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар да катнашты.

Тамашачыга Исламия Мәхмүтова иҗатына багышланган видеоролик күрсәтелде, викторина үткәрелде. Викторинада җиңүчеләргә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның «Мәхәббәт чишмәсе» китабы бүләк ителде.

«Күрәсем килгән иде…» спектакленнән соң Әлки районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева исеменнән актерларга легендар актриса Исламия Мәхмүтованың традицияләрен һәм мирасын саклаган өчен чәчәкләр тапшырылды.

  • 27 март көнне Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгән йортта күренекле артистлар хөрмәтенә истәлек тактасы ачылачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100