news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшь рәссамнар өчен бәйге игълан ителде

Бәйгегә эшләр 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.

Алабугада яшь рәссамнар өчен бәйге игълан ителде
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Рәссам Иван Шишкинның туган көнендә «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XVIII Республика яшь рәссамнар бәйгесе башланды. Аны Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештыра. 

Конкурс И. И. Шишкинның тууына 190 ел тулуга багышланган һәм аның темасы «Здесь Шишкиным всё дышит и живёт» дип алынган.

Бәйгедә катнашу өчен Республиканың балалар сәнгать мәктәпләре һәм студияләре, сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәр булган яшь рәссамнар чакырыла.

Конкурска эшләр 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100