news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй балалары республикакүләм балалар сәнгате фестивалендә җиңде

Әлмәт шәһәрендә «Сандугач сайрар илем» республикакүләм балалар сәнгате фестивале башланды.

 Зәй балалары республикакүләм балалар сәнгате фестивалендә җиңде
http://zainsk-rt.ru/

(Зәй, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). «Сандугач сайрар илем» республикакүләм балалар сәнгате фестивалендә Зәй районы данын «Мирас» һәм «Азаль» вокаль- хореография ансамбльләре солистлары, шәһәр музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады.

Әлмәт шәһәрендә «Сандугач сайрар илем» республикакүләм балалар сәнгате фестивале башланды. Аны «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» фонды тарафыннан оештырды. 24нче мәртәбә оештырылучы әлеге бәйгенең беренче көнендә аерым җыр башкаручылар сыналды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Нәтиҗәдә Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге жюри төрле яшь номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде. Александра Шишмагаева («Мирас») — I дәрәҗә лауреат, Арина Бочкарева (музыка мәктәбе, педагогы Лилия Гыйлаева) — I дәрәҗә лауреат, Миләүшә Әгъләмова («Азаль) — I дәрәҗә лауреат, Әлфия Сираева («Азаль») — I I дәрәҗә лауреат, Мария Сосенкова, Ангелина Сәләхова (музыка мәктәбе) дипломатлар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100