news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Зорин: Туган телләрне өйрәнү аша гына без бердәмлеккә ирешә алабыз

Профессор милләтара дуслыкны булдыруга сәнгать теленең ярдәме зур булуын әйтте.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе, сәясәт фәннәре докторы, профессор Владимир Зорин туган телләрне өйрәнү аша гына бердәмлеккә ирешергә мөмкин дип саный.

«Тел һәм гореф-гадәтләр — мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Шуның нигезендә без туган телләргә үсеш кертә алабыз», — диде ул Халыклар дуслыгы йортында узган «Халыкларның рухи бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә.

Аңа Россиянең төрле регионнарында булырга туры килгән. «Сәнгатькә килгәндә, иҗат булган җирдә сәясәт, эгоистик фикерләр юк дип әйтә алам. Картина аркылы рәссам үзенең тамашачысы белән әңгәмә кора. Сәнгать теле төрле халыкларның мәдәниятләренә бер-берсен танытырга, милләтара дуслыкны булдырырга ярдәм итә», — диде ул.

«Бүген тәкъдим ителгән картиналар коллекциясе яңа авангард юнәлешендә эшләнелгән. Россиядә Фәннәр Академиясенең беренче чыгарылышыннан башлап барлыгы 173 мең рәссам рейтингта бар. Әгәр дә һәр гаилә рәссамнарыбызның бер картинасын сатып алып, өйләренә элеп куйса, яшь буынны тәрбияли алыр идек, аннан соң рәссамнарыбызга да ярдәм булыр иде», — дигән тәкъдимен әйтте Владимир Зорин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100