news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада бәйрәмнәр алып баручы һөнәрен үзләштереп була

Алинә Постнова Түбән Камада бәйрәмнәр алып баручы мәктәбе проектын гамәлгә ашыру өчен 140 мең сум күләмендә грант откан.

Түбән Камада бәйрәмнәр алып баручы һөнәрен үзләштереп була
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Ковер» үзәгендә Алып баручылар мәктәбе ачылды. Анда бәйрәмнәр алып баручы һөнәрен үзләштереп була

Җәй азагында Солнечногорскида «Территория смыслов» форумы узган, анда «Ковер» үзәге хезмәткәре Алинә Постнова, Түбән Камада бәйрәмнәр алып баручы мәктәбе проектын гамәлгә ашыру өчен, 140 мең сум күләмендә грант откан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безнең проектның максаты — яшь алып баручыларны сәхнәдә үз-үзләрен ышанычлы тотарга һәм халык белән аралашырга өйрәтү, шулай ук оештыру сәләтен үстерү», — ди Алинә.

Гыйнвар уртасыннан курсларда актерлык һәм ораторлык осталыгы, тавыш һәм сөйләмне кую, сценарий эше һәм импровизация юнәлешләре буенча теоретик белем бирү башланган. Практик өлештә курста белем алган яшьләр шәһәр һәм муниципаль чараларда үз осталыкларын камилләштерәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100