news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радий Хәбиров Шәйморатов һәйкәленең проектлар бәйгесендә җиңгән макетын тәкъдим итте

Җиңүче-макетның авторлары - скульптор Салават Щаербаков һәм архитектор Константин Донгузов.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проектлар бәйгесендә җиңгән макетын тәкъдим итте.

«Башинформ» агентлыгы язганча, җиңүче-макетның авторлары - скульптор Салават Щаербаков һәм архитектор Константин Донгузов. Алар тәкъдим иткән һәйкәл проектында генерал Шәйморатов кына түгел, ә ул җитәкләгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе дә чагылыш тапкан.

«Хәзерге вакытта Уфада Совет мәйданын төзекләндерү эшләре бара. Аны халык героена куелган менә бу һәйкәл бизәп торачак. Монумент проектын республикада яшәүчеләр үзләре сайлады», - дип искәртте Радий Хәбиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot