news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдә Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була

Тамашачылар игътибарына «Сөмбел», «Әпипә», «Остазбикә» һәм «Нигез йорт» картиналары тәкъдим ителәчәк.

Февральдә Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була
Рамил Гали

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 11-13 февралендә Мәскәүдә Татарстан Киносы көннәре була. Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге хәбәр иткәнчә, чараны «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге Мәскәү Татарлары автономиясе ярдәмендә оештыра.

Тамашачылар игътибарына «Сөмбел» һәм «Әпипә» тулы метражлы фильмнары, шулай ук «Остазбикә» һәм «Нигез йорт» кыска метражлы картиналары тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук иҗат командалары белән очрашу була. Алар арасында Татарстанның атказанган артистлары, Тинчурин театры актерлары Зөлфия Вәлиева һәм Ирек Хафизов, Әлмәт Татар дәүләт драма театры актеры Динар Хөснетдинов, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бар.

Татарстан Киносы көннәре 11 февральдә Россия Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында ачыла.

  • 11 февраль – «Əпипǝ» мюзиклы (12+). Башлана — 18.00 сәгатьтә. Адресы: Васильевская урамы, 13 (Үзәк кино йорты).
  • 12 февраль - «Сөмбел» драмасы (12+). Адресы: Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 (Үзәк кино йорты).
  • 13 февраль - «Остазбикә» драмасы (16+) Адресы: Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 (Үзәк кино йорты).
  • 13 февраль - «Нигез йорт» драмасы (12+) Адресы: Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 (Үзәк кино йорты).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100