news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда «Халык моңнары» музыкаль кичәсендә «Риваять» төркеме чыгышы көтелә

Кичә «Музейда музыка» циклы кысаларында оештырыла.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның 6 февралендә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» циклыннан «Халык моңнары» дип аталган музыкаль кичә була. Кичәдә «Риваять» этно-төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Соңгы вакытта музейда төрле милләт халыкларының теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә игътибар тагы да артты. Шул уңайдан Габдулла Тукай әдәби музеенда «Музейда музыка» дип аталган музыкаль кичәләр циклы уздырыла башлый», — ди Гүзәл Төхвәтова.

Ул халык җырлары халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып торганын, күңелләрдә милли горурлык хисе тәрбияләгәнен билгеләп узды. Музей директоры сүзләренчә, кичәдә Татарстан, Россия һәм Бөтендөнья этник фестивальләрендә лауреат исеме һәм призлы урыннар алган, Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» төркеме чыгыш ясаячак.

«Даими рәвештә җыеп барылган фольклор материалларын — җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, гореф-гадәтләргә корылган йолаларны заманча музыкаль эшләнештә яңартып бирү — яшьләрдә милли зәвык тәрбияләүнең мөһим чарасы», — ди ул.

Коллективның репертуарында кыска курай, тел курай, көпшә курай, думбра, камыл, сорнай, кубыз, барабаннарда уйнала торган татар һәм башка милләт халыкларының көйләре төп урын алып тора. Гүзәл Төхвәтова җыр текстларында Бөек Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында милли мәдәният оешу, төрки музыка уен кораллары барлыкка килү турындагы риваятьләр бәян ителгәнен искәртте.

«Риваять» төркеме башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар, татар һәм башка милләт халыкларының көйләре «тере» музыка рәвешендә яңгыраячак. Чара 18.30 сәгатьтә башлана. Билетлар 200 сум. Алдан алу сорала. Белешмәләр өчен телефоннар: ‪+7(843)590-86-67‬

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100