news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада рәссам Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә 53 эш тәкъдим ителгән, аларда рәссам туган җир матурлыгын сурәтләгән.

Түбән Камада рәссам Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәсе ачылды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Әхсән Фәтхетдинов музеенда урнашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Экспозициядә 53 эш тәкъдим ителгән, аларда рәссам туган җир матурлыгын сурәтләгән. Күргәзмә 20 февральгә кадәр эшләячәк.

Әбүзәр Габдрахманов 1954 елда Сарман районы Азалак авылында туган. Ул төрле жанрларда эшли: пейзаж, натюрморт, портретлар иҗат итә. Рәссам үз эшләре белән бөтенроссия, республика һәм шәһәр күргәзмәләрендә катнашкан. Аның картиналары Украина, Грузия, Үзбәкстан, Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә урын алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100