Салават Фәтхетдинов: Милләткә бик кирәкле һөнәр кешеләре — Мәдәният институтында

Җырчы үзенең алтмыш яшьлек юбилеен студентлары һәм иҗатташ дуслары белән билгеләп үтте.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан һәм Башкорстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институты бинасында милләткә бик кирәкле һөнәр кешеләре туа дигән фикердә. «Бер генә атна җырсыз, моңсыз телевизор һәм радионы сүндереп яшәп карагыз, шуннан соң безнең бу дөньяда никадәр кирәкле икәнне белерсез», — ди ул. Бу хакта җырчы студентлары белән очрашуда сөйләде.

«Кеше бөеклеген белмәс иде, үлмәсә», — дип әйткәннәр. Мин шулкадәр яхшы кеше икән, үзем дә шаккатып утырдым. Бераз арттыргансыз да. Иң яхшы билге — «бишле». Тагын берсе фигуралы шууда бар — «алтылы». Башка билге була алмый. Мин юбилеемны иң матур яшь дип исәплим. Быелгы тамашамны да мин «икенче утыз еллыкның беренче концерты» дип атадым», — диде Салават Фәтхетдинов.

Пародия остасы Алсу Фаракшина фикеренчә, әгәр дә Салават Фәтхетдинов үзенә пародия ясаучыларны кабул итмәгән булса, алар зур сәхнәләрдә йөрмәс иде. «Аяк чала дип әйтмим, киресенчә, үсәргә мөмкинчелек, дөрес юнәлеш бирә. Никадәр тырышсалар да, аның кебек бер кеше дә булдыра алмый. Аныңча җырлаучылар сәхнәдә озак тормый, һәр артистның шәхси стиле булырга тиеш. Яхшы очракта аерым пародия номеры эшләү кирәк», — ди ул.

«Салават абыйны гаепләмәсәләр, сөйләмәсәләр — ул алай ук танылмас иде, үзен „пиар"ларга ярата. Дөрес эшли дип уйлыйм, кара пиар да кирәк: кешедә кызыксыну уяна. Бер имтиханыбыз да ансыз үтмәде. Салават Зәкиевич кирәк җирдә сүгә дә, мактый да белә. Таптап, сындыра да ала, аннан соң «минем укучым», дип тә якларга мөмкин. Шуңа күрә Салават абыйны белер өчен, анда укып карарга кирәк», — диде Алсу Фаракшина.

Җырчы Лилия Хәйруллина остазын үзенең артыннан эз калдырырлык шәкертләр тәрбияләгәнен билгеләп үтте. «Иҗат юлым Салават абый башкарган „Җиләкле җәй“ җыры белән бәйле. Кая гына барсаң да, кайсы татар җырчыларын беләсез дип сорагач, гел Салават Фәтхетдинов диләр. Һәр заманның үз герое була, Салават абыйның да эстрадада үз чоры бар. Сөйләм, тел байлыгы ягыннан да аны талант дияр идем», — диде ул.

«Эстрада бүлегендә уку тормышымда зур роль уйнады. Институтка кергәндә мин оялчан идем. Салават абый төркемендә ике ел эшләдем, җырлау алымнарына өйрәндем. Берәр нәрсә ошамаса — ачулана. Баштан елый, үпкәли идек, студент вакытта аңлап бетермәдек. „Мин сүгәм икән, моңа сөенергә генә кирәк. Ачуланмасам, димәк, сезгә карата мин битараф“, — дип әйтә иде», — ди җырчы Энҗе Шәймурзина.

Профессор Наил Сафиуллин Салават Фәтхетдиновны мәдәният институтын илгә таныткан кешеләрнең берсе булуын искәртте. «Салават театр факультетын тәмамлады. Үзешчән сәнгать режиссер, халык театры режиссеры һөнәре буенча белем алды. Аның „Таһир-Зөһрә“ поэмасыннан монолог эшләгәнен хәтерлим. Коридорда җыр ишетелсә, димәк, Салават килгән. Ул вакытта студентлар да шатланып, көтеп ала иде», — диде ул.

Салават Фәтхетдиновның остазы аның сәхнәдә беренче зур адымына театр белеме алуы сәбәпче, дигән фикердә. «Ап-ак костюм-чалбар киеп, Спорт сараенда баскыч төбенә төшеп утырып, иркенләп җырлаучы юк иде. Халык егылып аны көтә иде. Унсигез җыр башкарды дип, кешеләр шаулап чыга иде. Без һәрвакыт Салават белән горурландык. Сезнең бездә ешрак булуыгызны көтеп калабыз», — диде Наил Сафиуллин.

«Җырчылар арасында иң бәхетлесе идем: бакча күршесе булдым. Морҗасыннан төтен чыга башласа, беттек дип әйтә идем. Димәк, тагын Салават килгән һәм төне буе мунча кереп, бассейнга чумачаклар. Һәр яз саен Салават кырык тавык, бер әтәч ала иде. Менә шундый күңелле тормышта яшәдек. Иҗади дустыма изге теләкләрем», — диде профессор Венера Ганиева.