news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналының яңа кушымтасы чыкты

Бу кушымта-проект журнал алдыручылар өчен үзенчәлекле бер бүләк.

«Сөембикә» журналының  яңа кушымтасы чыкты
Михаил Захаров

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Сөембикә» журналы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан махсус кушымта булдырган. Анда журналның «Азат хатын» исеме астында чыккан вакыттагы сәхифәләре урын алган. Әлеге проектта 1939 елның 21 санындагы кайбер битләр тулысынча кабатлап бирелгән. Ул чорда журналда кайбер язмалар латин шрифтында басылган булганлыктан, проект өчен сайланган битләрдә дә андый текстлар урын алган.

Кушымта журналның башка битләреннән зурлыгы белән дә, басылган кәгазе белән дә аерыла. Кәгазь 81 ел элек басылган газетаның саргайган битен хәтерләтә.

Журналның баш мөхәррире Лариса Маликова әйтүенчә, шул чорда күтәрелгән темаларның кайберләре, бигрәк тә «Аш-су бүлеге», хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Укучыларны «Врач киңәшләре» сәхифәсе дә кызыксындырган. Баш мөхәрир фикеренчә, «Чире генә шул заманныкы — трахомадан сакланырга өйрәткәннәр». .

Гомумән, кушымтада 1939 елда журналда тагын нинди темалар күтәрелгәне, сүзләр кулланылышы, аларның ничек язылышы һәм әзер материаллар ничек урнаштырылганы белән танышып була.

«Төрлебез төрле чорда яшәсәк тә, хатын-кызларның кызыксынулары, мавыгулары, уй-хыяллары, теләкләре, хәтта максатлары бер булган. Кушымтаның бу саны белән танышкан укучылар моны тоярга өлгерде инде», — ди Лариса Маликова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100