news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрында Беренче курчак театры лабораториясе эшли башлады

Эскизлар җәмәгатьчелеккә 31 гыйнварда тәкъдим ителәчәк.

«Әкият» курчак театрында Беренче курчак театры лабораториясе эшли башлады
пресс-служба театра кукол Әкият

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Әкият» курчак театрында бүген Беренче курчак театры лабораториясе старт алды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Әкият-LAB» курчак театры лабораториясенә күренекле режиссер Руслан Кудашовның укучылары килде. Алты студент — Марина Хомутова, Алена Сотникова, Лидия Клирикова, Наталия Сальманович, Jisoo Kim һәм Choi Junhyng совет чоры әдәбияты классиклары темасына эскизлар әзерләячәкләр.

Марина Хомутова белән Алена Сотникова нигез итеп Маяковскийның балалар шигырьләрен алганнар. Лидия Клирикова белән Наталия Сальманович Аркадий Гайдарның Мальчиш-Кибальчиш тарихына тукталганнар. Кореядан килеп Санкт-Петербургта укучы Jisoo Kim белән Choi Junhyng Муса Җәлилнең Моабит шигырьләре буенча татар телендә театраль эскиз әзерли.

«Әкият-LAB» курчак театры лабораториясенә старт бирергә һәм укучыларына ярдәмләшергә Руслан Кудашов үзе дә килгән. Ул эскизларга керешер алдыннан спектакльнең диалогта тууын, бер-береңне тыңларга кирәклеген искәртте. «Иң гаҗәп булып тоелган идеяләрне дә уйламыйча гына кире кагарга ярамый», — диде ул театр артистларына һәм үз укучыларына.

«Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе кысаларында өч көндә өч спектакль эскизы әзерләнәчәк. Эскизлар җәмәгатьчелеккә 31 гыйнварда тәкъдим ителәчәк.

Руслан Кудашов — Санкт-Петербург Зур курчак театрының баш режиссеры, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100