news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»н чыгарды

Ел саен чыга торган әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Милли китапханә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»н чыгарды
https://kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.

Милли китапханәдә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» 1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгып килә, диелә китапханәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Китапханәнең мәгълүматка бик бай бу басмасында республикабызның, татар халкының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгалар һәм фактлар, шулай ук күренекле шәхесләрнең — язучылар, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең — юбилейлары чагылыш таба», — ди оештыручылар.

Ел саен чыга торган әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Аның электрон варианты китапханәнең сайтында бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100