news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин «Хыял» фильмының дәвамын төшерергә хыяллана

«Хыял» фильмының сценарий авторы — шушы көннәрдә вафат булган журналист, документалист Владимир Ерхов. Фильм Кариев театры артистлары белән төшерелгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мир» кинотеатрында татарча «Хыял» нәфис фильмы тәкъдим ителде.

«Әлеге фильмның дәвамын төшерү теләге дә бар иде. Әмма киләсе елга безгә бернинди субсидияләр дә бирелмәде», — диде кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин әлеге фильм тамашачыга күрсәтелгәннән соң.

«Хыял» фильмының сценарий авторы — шушы көннәрдә вафат булган журналист, документалист Владимир Ерхов. Фильм Кариев театры артистлары белән төшерелгән.

Фильмда сүз әнисе белән генә яшәүче үсмер малай белән әбисе һәм әтисе белән яшәүче үсмер кызның дуслыгы, хыяллары турында бара.

Фильмнан соң аның артистлары тамашачыга тәкъдим ителде, кыска гына фикер алышу да булып алды.

«Фәрит Дәүләтшинны бик хөрмәт итәм. Бу фильм бик күп катламлы. Аның дәвамы да булсын иде дип көтәм», — диде танылган журналист Рәйсә Сафиуллина.

«Безнең алда классик раштуа фильмы. Әдәби нигезе таныш — нигезендә О Генриның „Дары волхвов“ хикәясе төсмерләнә. Бик шәфкатьле фильм һәм аны тамашачы яратыр дип уйлыйм», диде әдәбият белгече, тәнкыйтьче Миләүшә Хабетдинова.

Тәнкыйтьче фильмда Казан күренешләренең бик җылы, матур күрсәтелүен билгеләп үтте. Фильм кысаларында татар театры пропагандалануын уңай күренеш дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100