news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Васильев: Балалар өчен әкиятләрне классик геройлар белән куясым килә

Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие Яңа ел бәйрәме өчен «Бремен музыкантлары» әкиятен сәхнәләштерде.

Владимир Васильев: Балалар өчен әкиятләрне классик геройлар белән куясым килә
Владимир Васильев фотолары

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие үзенең өченче музыкаль әкиятен чыгарды һәм «Бремен музыкантлары» премьерасын тәкъдим итте. Лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев әкиятләрне классик геройлар белән куясы килүен әйтте.

«Алдагы елларда Филармониядә яңа ел әкиятләрен Анатолий Шутиковның Халык уен кораллары оркестры гына куя иде. Элек лекторийда әкиятләр куелган, эшләп карарга булдык. Уңышлы китте, бишенче ел эшлибез», — ди әдәби-музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев.

Ул классик спектакльләр яклы булуын әйтте. «Үзем тәрбияләнгән традицион әсәрләрне яратам, үзем үскәндәге кыйммәтләрне бирергә тырышам. Яңа геройлар — фиксиклар, монстрлар белән әкият куя алмас идем. Яңа ел спектакле нинди булса да, начарлары да сатыла. Әмма мин эшем башыннан ахырына кадәр җавап бирәм, начарны чыгара алмыйм», — ди режиссер.

«Бремен музыкантлары» музыкаль спектакле — Филармониянең әдәби-музыкаль лекториенең өченче эше. Репертуарда «Буратино» һәм «Нехочуха» әкиятләре дә бар. «Бремен музыкантлары» спектакле Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм каникул көннәрендә Казанда 12 тапкыр, 8 тапкыр Чаллыда күрсәтеләчәк. Яңа ел бәйрәме көннәрендә Лекторий барлыгы Казанда һәм Чаллыда 29 спектакль уйнаячак.

Әкиятләрдә лекторийның барлык артистлары һәм чакырылган артистлар катнаша. «Бремен музыкантлары» әкиятендә Казанның 116нчы лицее укучылары Александр һәм Николай Васильевлар, Алинә Зарипова җитәкчелегендәге «Задоринки» бию коллективы һәм башкалар катнаша.

Тамашачыны аеруча «Бремен музыкантлары» ролендәге Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның уены тәэсирләндерде. Филармония әкиятләренең тугрылыклы тамашачылары аның «Буратино» спектаклендәге Шүрәле образын да яхшы хәтерли. Рус телендәге әкияттә татарча җырлаган иде Георгий Ибушев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100