Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Опера һәм балет театры сәхнәсендә - “Морозко” балеты
30 декабрь-10 гыйнвар көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә балалар өчен “Морозко” балет спектакльләре күрсәтеләчәк
Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). 30 декабрь-10 гыйнвар көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә балалар өчен “Морозко” балет спектакльләре күрсәтеләчәк.
“Морозко” балеты балетмейстер Александр Полубенцев тарафыннан 2007 елда рус халык әкиятләренә нигезләнеп куела. Спектакльдә XIX-XX гасыр Россия композиторлары музыкасы файдаланыла. Рольләрне яшь артистлар - Казан хореография училищесы укучылары уйнаячак. Баш партияләрне А.Галиуллина, Э.Биккинина, Ю.Мельникова, Е.Покровская, Я.Чернорицкая (Настенька); И.Газизов, Н.Жестков, Л.Гаврилов, И.Лиханов (Иванушка); Д.Крылов, С.Лаврушкин, А.Хәбибуллин (Морозко) башкарачак.
Тамашалар көн саен – 10 сәгать 30 минутта һәм 14 сәгатьтә узачак. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Морозко” – хореография училищесы һәм опера белән балет театрының алтынчы уртак проекты. Узган елларда театр сәхнәсендә зур уңыш белән “Тысяча и одна Новогодняя ночь”, “Снежная королева”, “Щелкунчик”, “Белоснежка и семь гномов” спектакльләре узган иде.
Кечкенә тамашачыларны матур музыка, кызыклы әкият, зур чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызы көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз