news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә Айдар Хафизов истәлегенә багышланган театр атналыгы бара

Районда халык театрлары алты спектакль тәкъдим итә.

 Питрәчтә Айдар Хафизов истәлегенә багышланган театр атналыгы бара
http://pestrecy-rt.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәчтә театр атналыгы бара, аның кысаларында авыл клубларының алты театр коллективы тамашачылар игътибарына алты спектакль тәкъдим итә.

Питрәч районының «Алга» басмасы хәбәр иткәнчә, быел әлеге чара Татарстанның халык артисты, тумышы белән Питрәч районының Күн авылыннан булган Айдар Хафизов (1943-2020) истәлегенә багышлап үткәрелә.

Атналык 27 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә «Балкыш» халык театры спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак.

Театр атналыгы инде өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты — халык театрларын торгызу һәм тамашачыларны мәдәни мохиткә җәлеп итү.

Моннан тыш, быел «Театр марафоны» «Пушкин картасы» модерациясен узды. Тамаша залларында әлеге карта хуҗалары өчен аерым рәтләр бүлеп бирелә.

Спектакльләр күрсәткәндә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) барлык таләпләре (битлек режимын, социаль дистанция саклау) үтәлә, тамашага QR-код белән кертәләр. Спектакльне залда карый алмаган тамашачылар өчен трансляция оештырыла, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot