Милли китапханәдә татар текстының киләчәге турында сөйләштеләр

Бүген «Текст» фестивале «Татарстан» журналының презентациясе, Шамил Идиатуллинның иҗат кичәсе һәм башка фәнни-мәгърифәти чаралар белән дәвам итәчәк.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Милли китапханәсендә татар текстының киләчәге турында фикер алышучы яшьләр сүзне «тел бетә» дип башламаска һәм тәмамламаска чакырдылар Түгәрәк өстәл сөйләшүе «Текст» фестивале кысаларында барды.

«Безнең бөтен сөйләшүебез тел бетә дигән пессимистик уйларга кайтып кала. Без бүген үзебезнең идеаль дөньяда татар текстының киләчәгенә күз ташлыйк әле», — диде фестивальнең идея авторы Тәбрис Яруллин.

Татар текстының киләчәге турында фикер алышуда Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин, Тарих институтыннан фәнни эшләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, Татарстан китап нәшриятыннан Айсылу Галиева, «Хозур» нәшрияты вәкиле Ленар Хамматов һәм башкалар катнашты.

«Татар телендәге китапларны Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Ульян өлкәсендә яхшы сатыла. Аудиокитапларга да ихтыяҗ бар. Ләкин дини китап барыбер кәгазьдән укыла инде һәм без аны беткән саен аз-азлап чыгарып торабыз. Әлбәттә, татарчасына ихтыяҗ кими, ләкин без аны барыбер чыгарабыз», — Ленар Хамматов.

«Без дөньядагы бөтен мәгълүматны — әйтик, ачышлар турында мәгълүматны татар телендә ала алсак, бу минем идеаль дөньям булыр иде. Бәлки, киләчәктә инглиз телендә чыккан теләсә нинди мәгълүматны турыдан-туры татарчага күчерә башларбыз — технологияләр алга бара», - диде Марат Гыйбатдинов.

Марат Гыйбатдинов үзләрендә чыккан китапларның интернет сайтларына куелуын һәм аларның актив йөкләнүен әйтте. Татар телендәге китаплар да йөкләнә, ләкин азрак күләмдә.

«Без балаларга кызык булган китаплар чыгарып барабыз. Без инде бу эшне ун еллап алып барабыз. Китапларыбыз 4 меңгә кадәр тираж белән чыга. Хәзерге вакытта 15 китап чыгып килә. Без хәзер халык нәшриятына әйләнеп барабыз — хәзер безгә китап бастырырга инвестицияләр биреп торучылар барлыкка килә башлады», - диде «Юлбасма» нәшрияты директоры Гүзәл Хәсәнова.

Ул кечкенә балалар өчен татар китабы чыгарып сату уңышлы баруын, әмма үсмерләрне татар китабы азрак кызыксындыруын әйтте.

«Татар китабы белән акча эшләп була. Чөнки шәхси нәшриятлар Казанда уңышлы эшләп килә. Китап — тормышның көзгесе, мин теләсә нинди мәгълүматны татарча укый алам икән — бу минем идеаль дөньям булыр иде», — дип теманы дәвам итте Айсылу Галиева.

«Тел, әлбәттә, бетә алмый, галимнәр аны өйрәнәчәк. Безнең татар текстының киләчәге бар, мин тәрҗемә эшенә зур өметләр баглыйм», - дип сөйләшүне түгәрәкләде Айдар Шәйхин.

Бүген «Текст» фестивале «Татарстан» журналының презентациясе, Шамил Идиатуллинның иҗат кичәсе һәм башка фәнни-мәгърифәти чаралар белән дәвам итәчәк.