news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр ясау процессын күрсәтәчәкләр

Күргәзмә Лениногорскидан ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов иҗаты белән таныштыра, алар пыялада традицион татар шамаиле техникасында эшли.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Кол Шәриф мәчетендә татар шамаиле галереясендә «Татар шамаиле осталары: Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Лениногорскидан ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов иҗаты белән таныштыра, алар пыялада традицион татар шамаиле техникасында эшли.

Күргәзмәдә 2018 елдан 2020 елга кадәр иҗат ителгән 23 эштән торган коллекция тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә тәкъдим ителгән эшләр авторларының шамаилне булдыру процессы сурәтләнгән видеоматериаллар күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза торган инвалидлар декадасына туры китерелгән һәм ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара сәгать 11дә башланыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100