news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Курчаклар ясаучы Татарстан остасы халыкара фестивальдә гран-при алды

Ирина Халитова курчаклары бердәнбер нөсхәдә ясалган, аларның үз паспортлары да бар.

Курчаклар ясаучы Татарстан остасы халыкара фестивальдә гран-при алды
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә «Хатын-кыз куллары белән» исемле икенче Халыкара декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә Казан остасы Ирина Халитова җиңү яулады. Жюри әгъзалары аның курчакларын югары бәяләде. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараны «Интернациональ хатын-кызлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Анда Россиянең 40 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән рәссамнар, декоратив-гамәли сәнгать, халык иҗаты осталары, дизайнерлар, башка иҗади юнәлешләр вәкилләре катнашты.

Аның курчаклары әзер формалар кулланмыйча, бердәнбер нөсхәдә ясалган, аларның хәтта үз паспортлары да бар. Уенчыкларның костюмнары һәм аксессуарлары кулдан эшләнгән.

Ирина Халитова күптәннән курчаклар ясау белән шөгыльләнә, бөтен буш вакытын яраткан һөнәренә багышлый. Ул А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү техник университетында (КАИ) студентлар белән тәрбия эшләре идарәсен җитәкли.

Якын арада «Хатын-кыз куллары белән» Халыкара декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә җиңүчеләрнең эшләрен шәхси күргәзмәләрдә күрергә мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot