news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры тарихында беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчәннәр катнаша

5 декабрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә.

Камал театры тарихында беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчәннәр катнаша
рахив/Рамиль Гали

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә театр тарихында беренче мәртәбә Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчән артистлар уйнаячак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта театрда «яңа» артистлар белән репетицияләр бара.

9 декабрьдә Актерлар Йортында «Халык театры» Бөтенроссия талантлар бәйгесенә йомгак ясалды.

Жюри өч җиңүчене сайлап алды: Айзилә Шәймөхөммәтова (КФУның журналистика факультеты студенткасы), Рамил Хәйретдинов («Газпром Трансгаз» оешмасында инженер), Людмила Абрамова (Татар теле укытучысы).

«Түземсезлек белән спектакльне көтәбез һәм Айзилә, Рамил, Людмила Васильевнага уңышлар телибез», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot