news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле Казанда мастер-класс үткәрде

«Мөслим тугайлары» — «Традицияләр» номинациясендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-прига ия булган коллектив.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле федераль грант откан һәм шуның хисабына яңа уен кораллары кайтарткан һәм сәхнә костюмнарын яңарткан. Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә коллектив мастер-класс үткәрде.

«Мөслим тугайлары» — «Традицияләр» номинациясендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-прига ия булган коллектив. Ансамбль инде 36 нчы ел эшләп килә.

«Халык ансамбле булса да, күпмедер дәрәҗәдә профессиональ дип горурлана алабыз. Чөнки ул башта район музыка мәктәбе кысаларында укытучылар белән оештырылды. Соңрак Зифа Басыйрова исемен йөрткән район мәдәният йорты карамагына күчте», — ди коллективның җитәкчесе Фәнис Абдуллин.

«Гран-при безгә киемнәрне яңартырга һәм инструментлар алырга мөмкинлек бирде. Тагын булса, уен коралларын күбрәк тә алыр идек», — ди ул.

Мастер-класс программасында «Мөслим тугайлары» ансамбле белән бергә ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук,  халык музыкасы, этномузыкология, инструменталь башкару өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең, традицион костюм тегү һәм реконструкцияләү белән шөгыльләнүче һөнәрчеләр һәм дизайнерларның лекцияләре булды.

Халык фольклор ансамбле чыгышын ТР Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле баш дирижеры Эрдни Чавлинов бәяләде, үз киңәшләрен бирделәр. Сәхнә киеме буенча модельер-конструктор Руслан Габов Мөслим ансамбле мисалында фольклор коллективларына киемнәр тегү үзенчәлекләрен аңлатты.

  • Проект В. Д. Поленов исемендәге Россия Халык иҗаты йорты оештырган грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла. Мастер-классны Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге ярдәмендә үткәрелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100