news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан-Уфа-Казан автотурында катнашучылар маршруттагы соңгы шәһәрдә булды

Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары автомарафондагылар өчен театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

Казан-Уфа-Казан автотурында катнашучылар маршруттагы соңгы шәһәрдә булды
Гадел Әхмәтҗанов

(Әлмәт, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөрешендә катнашучылар маршруттагы соңгы шәһәр — Әлмәттә чыгыш ясады.

Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешендәгеләр өчен театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Аннары «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеме төрле җырлар башкарды, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова берничә шигырь сөйләде.

«Әлмәттә Башкортстаннан чыккач чыгыш ясадык. Туймазыда матур итеп озаттылар, Әлмәттә дә бик матур, җылы кабул иттеләр. Шушы көннәрдә Татарстаныбызны сагынырга өлгергәнбез. Бераз арганлык та бар иде, өч көн гел юл өстендә булдык бит. Әлмәткә килеп җитү белән, бөтен арганлык юкка чыкты. Әлмәтлеләргә бик зур рәхмәт» — диде Лилия Кадыйрова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов Әлмәт шәһәрендә туып үсүен, шуңа күрә чыгыш ясаганда җаваплылык хисенең тагын да күбрәк булганын әйтте.

«Әлмәт — минем туган ягым, мин монда үстем. Таныдылар, килеп хәлләрне белештеләр. „Безнең егет бит бу. Горурланабыз!“ — дип каршы алдылар. Туган җирем булгач, Әлмәттә чыгыш ясаганда җаваплылык хисе күбрәк булды. Артист җырлаганда үз энергиясен халыкка бирә, һәм бу энергия халыктан кире әйләнеп кайтса, җырчы өчен бу — иң зур бүләк. Бүген әлеге энергия халыктан икеләтә күбрәк кайтты», — диде ул.

«Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешенең максаты татар әдәбиятын, традицион музыка сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау, милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы «Китап» радиосын популярлаштыру иде.

Автойөреш 25 октябрьдә Казанда башланды. Өч көн эчендә автомарафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында, Уфада һәм Туймазыда булды.

Бүген чараның соңгы көне иде. Хәзерге минутта төркем автойөрешнең соңгы ноктасы — Казанга кайта.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100