news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб» яңа буын җыены яшь прозаиклар иҗатын тәкъдим итте

Яшь язучыларның әсәрләреннән тупланган «Өчәү» проекты Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова һәм Райнур Әгъләметдинов әсәрләрен берләштергән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрында тамашачыга яңа буын прозаиклары тәкъдим ителде. Яшь язучыларның беренче китаплары белән «Калеб» яңа буын җыены таныштырды.

2020 елда Татарстан китап нәшрияты яшь иҗатчыларның китапларын бастырып чыгарган иде. Яшь шагыйрьләрнең китаплары Әдәби кафеда тәкъдим ителсә, прозаиклар белән таныштыруны «Калеб» үз өстенә алган.

Яшь язучыларның әсәрләреннән тупланган «Өчәү» проекты Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова һәм Райнур Әгъләметдинов әсәрләрен берләштергән. Китап презентациясе театраль форматта эшләнгән иде. Китаплардан фрагментларны режиссер Әминә Миндияр әзерләгән.

«Йолдызлар шулай куша» исемле китап авторы Алинә Бикмуллинаның төп герое — Шәмси исемле шук малай. Эскиз театрның фойесында блогер малайдан телеинтервью форматында ясалган.

Икенче эскиз өчен тамашачы Кариев театрының Кече залына чакырыла. Биредә Айгөл Абдрахманованың «Казан утлары» укучысына таныш булган, әдәбият белгече Дания Заһидуллина тарафыннан анализланган «Каһвә» хикәясе тәкъдим ителде. Айгөл Абдрахманованың хикәяләр җыентыгы «Караш» дип атала.

Өченче эскизны — Райнур Әгъләметдинов повестеннан өзекне тамашачыга Кариев театрының легендасы булган Нуриәхмәт Сафин белән студент егет Денис Михайловлар җиткерде. Райнур Әгъләметдиновның проза әсәрләре тупланган китабы «Каеннар ник елый?» исеме астында дөнья күргән.

«Өчәү» проектына сәхнә бизәлеше өчен Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары — Анна Романова, Анна Новикова, Елисей Иманов, Елизавета Володина чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100