news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан режиссерының «Бушлык» фильмын Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күрсәттеләр

Режиссер Павел Москвин бу кинолента сугыш турында түгел, ә гаилә һәм дингә карата мөнәсәбәт турында, дип искәртә.

Татарстан режиссерының «Бушлык» фильмын Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күрсәттеләр
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Татарстан режиссеры Павел Москвинның «Бушлык» («Пустота») фильмын күрсәттеләр һәм фикер алыштылар. Кинофильм кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиясенең иң яхшы фильмнары каталогына керә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу модераторы Ләйсән Дусаева бу режиссерның дебют эше булуын әйтте. Сюжет буенча, солдат сугыштан соң өенә кайта. Кичергәннәреннән бушанып, ул яңадан яши башларга омтыла. Әмма башка дин һәм милләт кешеләрен аңламаган битараф җәмгыять белән очраша. Төп герой үзе шунда, сугышта калган кебек һәм ул бары тик чистарынырга һәм гөнаһларыннан арынырга тели.

Режиссер Павел Москвин бу кинолента сугыш турында түгел, ә гаилә һәм дингә карата мөнәсәбәт турында, дип искәртә.

Бу фильм — «Спутник над Польшей», «Сталкер» һәм Peterhof Film Festival кебек халыкара кинофестивальләрдә катнашкан һәм лауреат булган.

30 октябрьдә Мәскәүнең Татар үзәгендә «Балалар альманахын» тәкъдим итәчәкләр — бу кыска метрлы шорт-бит һәм анимация. Чарага керү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100