news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша

«Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә.

Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша
Рамил Гали

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивалендә катнаша. Бу хакта автор үзе хәбәр итә.

ХХ «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә.

Студентлар программасындагы 15 кинокартина арасында Мәскәү кино мәктәбе укучысы Илшат Сәетовның эше дә бар.

Фильм 15 декабрь көнне күрсәтеләчәк. Әлегә аның нинди форматта күрсәтеләсе төгәл билгеле түгел. Ул кинозалда яки онлайн күрсәтелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100